news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы районының бер авылында спорт мәйданчыгы ачылды

Аны төзү өчен республика бюджетыннан өч миллион сумга якын акча бүлеп бирелде.

Баулы районының бер авылында спорт мәйданчыгы ачылды
Айгөл Идиятуллина

(Баулы, 28 июнь, "Татар-информ", "Баулы-информ", Айгөл Идиятуллина). Соңгы алты елда Баулы районында республика программасы буенча ун универсаль спорт мәйданчыгы төзелде. Покровский Урустамак авылында тантаналы шартларда тагын бер мәйданчык файдалануга тапшырылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Спорт объектын төзү эшләре ике ай элек башланган иде, аны төзү өчен республика бюджетыннан өч миллион сумга якын акча бүлеп бирелде. Ул ясалма өслекле баскетбол һәм волейбол белән шөгыльләнү өчен мәйданчыкны һәм тренажерлар, таганнар, турник һәм уен комплексы булган мәйданчыкны үз эченә ала.

Мәйданчык өчен нигез әзерләргә, ком һәм гравий салырга, территориясен төзекләндерергә җирлек башкарма комитетына шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе һәм “Миңнулин” крестьян-фермер хуҗалыгы ярдәм иткән. Төзелешнең генераль подрядчысы – «Татлизинг» предприятиесе, подрядчы – “Озон” җәмгыяте.

Спорт объектларын ачу уңаеннан бәйрәмгә авыл халкы, мәктәп укучылары җыелды, урыстамаклыларның шатлыгын Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин да уртаклашты.

Волейбол боҗрасына беренче символик тупны җирле мәктәпнең физкультура укытучысы, Татарстанның атказанган тренеры Игорь Тараканов атты.

Бәйрәм 6 нчы һәм 7 нче номерлы Баулы мәктәпләре һәм Покрово-Урыстамак мәктәбе кызлар командалары арасында волейбол буенча иптәшләрчә матч белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100