Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Баулы районының бәләкәй авылында зур өмә уздырылды - фото
Анда авылдан киткәннәр дә кайтып эшләде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”). Баулы районы Томбарлы авыл җирлегенең Шәмәй авылында яшәүчеләр һәм тумышлары белән шуннан булганнар өмәгә чыгып эшләде. Бу хакта районның “Слава труду” газетасы яза.
“Авылда өмә буласын район газетасыннан укып белеп, үзем туып үскән кече ватаныма файда китерәсем килеп кайттым, - дип сөйли иртүк эшкә тотынган Варис Гәрәев. - Без үскән йорт күптән инде буш тора, бетәшкән. Шулай да, аны әрсез агач басып китүен күрәсе килми”. Моторлы пычкы гөрелтесе бу көнне шәмәйлеләрне уртак эшкә керешергә чакырган сигнал кебек кабул ителде. Булган эшен ташлап, күмәк хезмәткә өстенлек бирүчеләр биредә бик тырышып эшләде. Алар “Берлек” хуҗалыгы җитәкчесенә өмәгә техника биреп торган өчен рәхмәтле.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз