news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы районының авыл хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерлиләр

Бер баш шартлы терлеккә 30-35 мең центнер азык берәмлеге хәзерләү бурычы тора.

(Баулы, 3 август, "Татар-информ",  "Хезмәткә дан", Индира Сәйфуллина). Баулы районының авыл хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү буенча эш кайный. Җәйнең бу көннәре печән, силос, катнаш азык әзерләү өчен уңай тора, дип яза район газетасы.

Баулы районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Наил Галиуллин сүзләренчә, бер баш шартлы терлеккә 30-35 мең центнер азык берәмлеге хәзерләү бурычы тора. Моның өчен барлык шартлар да бар.

– Быелгы җәй бераз үзенчәлекле булса да, бөртекле культуралар өчен яхшы килде. Солы биеклеге бер метрдан артып китә, ул сенаж өчен менә дигән чимал, – ди Наил Галиуллин. – Районда җиде мең гектар күпъеллык үләннәр чәчелгән иде. Хуҗалыклар соңгы гектарларда эшли бүгенге көндә. 2300 гектарда суданка чәчелде, аңа өмет зурдан. Һава шартлары аның өчен әйбәт булды. Бигрәк тә кукуруза быел яхшы уңыш бирер диеп өметләнәбез. Көннәр җылы булгач, кукурузаның тәүлеклек үсеше хәтта биш сантиметр тәшкил итте.

– Терлек азыгы әзерләүдә ике комбайн, биш КамАЗ машинасы эшли. Җәй башы яңгырлы килүе бик сөенечле булды, – ди хуҗалык җитәкчесе Зөфәр Җәләев. – Бүгенге көндә 836 тонна чамасы рулоннарда печән әзерләдек, сенаж әзерлибез. Шулай ук күпьеллык үләннәр, кукуруза, донник, борчактан катнаш азык ясарга мөмкинлегебез булачак. Кышкылык запас никадәр мулрак булса, табыш та яхшырак, малларны уңышлы кышлатуга да өмет зуррак була.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100