Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Баулы районында үзешчән сәнгать смотры старт алды
Бер сәхнәдә чөнки бу көнне татар, рус, удмурт һәм чуаш милли-мәдәни үзәкләре чыгыш ясады.
(Баулы, 25 март, "Татар-информ", "Хезмәткә дан"). Баулы районында үзешчән сәнгать смотры башланды. Кызыл-Яр авылы татар милли-мәдәни үзәгендә беренче сайлап алу концерты узды. Быелгы үзешчән сәнгать смотры “Җырлый туган авылым” дигән исем белән сәхнә киңлекләрен яулый, дип яза җирле басма.
Кызыл-Яр мәдәният йортының тамашачы залында алма төшәр урын да юк иде. Җирле авыл халкы гына түгел, ә дүрт авыл җирлегеннән килгән тамашачы-җанатарлар да байтак иде. Бер сәхнәдә чөнки бу көнне татар, рус, удмурт һәм чуаш милли-мәдәни үзәкләре чыгыш ясады.
Икенче этап Новозареченск бистәсендә булачак, аннары Татар Кандызында, Александровкада һәм Исергәп авылларында. Барлык чыгышларга йомгак ясалгач, зур концертлар залында апрель башында гала-концерт белән смотр-бәйге тәмам булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз