news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы районында “Йолалар - буыннар җебе” фольклор фестивале ачылды

Яңа Чүте авылының “Сәйлән” ансамбле тамашачыларга кичке уен күренешен тәкъдим итте.

Баулы районында “Йолалар - буыннар җебе” фольклор фестивале ачылды
Индира Сәйфуллина

(Баулы, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Бавлы-информ" , Индира Сайфуллина). Районда “Йолалар – буыннар җебе” дип исемләнгән фольклор коллективлары фестивале башланды. Аның беренчесе Яңа Чүте авылы мәдәният йортында үтте. Чарада Хәнсевәр, Шалты, Яңа Чүте авыллары үзешчәннәре осталыкларын күрсәтте. Бу турыда җирле басма хәбәр итте.

Әлеге фестивальгә һәр авыл җирлеге дә ныклы әзерлек белән килгән иде. Ике сәгатькә якын барган концерт бер сулышта үтте.

"Безнең тарихыбыз, йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез бик үзенчәлекле бит. Без, өлкәнрәкләр. Ул зур, кабатланмас байлыкны үсеп килүче яшь буынга өйрәтеп, күрсәтеп калдырырга бурычлыбыз", – ди Шалты авылыннан килгән ветеран-укытучы Наҗия Гыйльфанова. 

"Район күләмендә фестиваль узачагы билгеле булу белән, безнең “Мирас” фольклор ансамбле ныклы әзерлек эшләре башлады. Авылыбызның өлкән кешеләреннән киңәшләр алдык, борынгы заманнарда үткәрелгән бәйрәмнәрнең тарихын, аларны үткәрү нечкәлекләрен өйрәндек", - диде Хәнсевәр авылы мәдәният йорты директоры Рәмзия Таҗетдинова.

Яңа Чүте авылының “Сәйлән” ансамбле тамашачыларга кичке уен күренешен тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100