news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы районында һәйкәл төзекләндерелгән

2017 елда шалтылар үзара салым акчасын Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәлне төзекләндерүгә җыйган.

(Баулы, 4 декабрь, "Татар-информ", "Хезмәткә дан"). Баулы районында һәйкәл төзекләндерелгән. Агымдагы елда Шалты авылында 575 мең сум күләмендәге үзара салым акчалары төзекләндерү эшенә тотылган, дип яза җирле басма.

2017 елда шалтылар үзара салым акчасын Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәлне төзекләндерүгә җыйган. Барлыгы 70 мең сум җыелган. Авыл халкы биргән һәр бер сумга республика бюджетыннан дүртәр сум өстәлгән. 350 мең сум акчага обелиск янындагы мәйданчыкка брусчатка җәйгәннәр, бордюрлар куйганнар, һәйкәлнең постаментын ремонтлаганнар. 2016 елгы үзара салым акчасының тотылмый калган 225 мең сумына Чкалов, Совет, Тынычлык урамнарында гидрантлар куелган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100