news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы районында Ык елгасы ярларын чүп-чардан арындырганнар

Экологлар һәм җирле халык яр буен җыелган коры-сары һәм шешәдән чистарткан.

(Казан, 3 август, "Татар-информ"). Баулы районында “Чиста Ык"акциясе узды. Әлеге чара кысаларында экологлар һәм җирле халык яр буен җыелган коры-сарыдан һәм шешәдән чистарткан. Бу хакта Татарстан Экология министрлыгы матбугат хезмәте җиткерә.

Ык елгасының яр буе полосасындагы санитар-экологик маршрут буенча Баулы районы Кызыл-Яр авыл халкы һәм республиканың Экология министрлыгы Ык буе территориаль идарәсе белгечләре йөреп чыккан. Җыелган чүп-чарның гомуми күләме күләме 550 кубометрны тәшкил иткән.

"Ык елгасы транс-чик елгасы булып тора. Татарстан Республикасыннан тыш, ул Башкортстан аша да ага. Моның белән бәйле рәвештә Башкортстандагы хезмәттәшләребез белән берлектә “Чиста Ык” акциясен үткәрәбез. Әлеге чара кысаларында сулыкның бөтен яр буе полосасында тәртип урнаштырырга телибез. Татарстан Республикасында Ык елгасын чистартырга Азнакай, Баулы, Мөслим районы халкы чыгачак", – дип сөйләделәр экологлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100