Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Баулы районында урак ахырына якынлаша
Уртача уңыш гектарыннан 28,7 центнер тәшкил итә.
(Баулы, 20 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәткә дан", Кадрия Гыймазова). 19 сентябрьгә булган мәгълүматка караганда, район аграрийларының 1,4 мең гектар мәйданда бөртекле культураларны җыеп аласы калган, бу барлык мәйданның биш проценты дигән сүз, дип яза җирле басма.
Бүгенге көндә районда барлыгы 75,3 мең тонна ашлык җыеп алынган. Уртача уңыш гектарыннан 28,7 центнер тәшкил итә (республикада – гектарыннан 34 центнер). Игенчеләрнең бер мең гектарда – карабодай, 100 гектарда – рапс, якынча 300 гектарда сабан бодае суктырасы калган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз