news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы районында уҗым культуралары зыян күргән

Үсемлекчелек бүлеге белгечләре алдагы көннәрдә барлык хуҗалыклар басуларын тикшереп, авыл хуҗалыгы министрлыгына мәгълүмат җибәреп торачак.

(Баулы, 25 апрель, "Татар-информ", "Хезмәткә дан", Айгөл Хөсәенова). Баулы районы “Берлек” хуҗалыгының бодай басуына зыян килгән. Былтыр көздән дә дымга туенмаган уҗым культуралары язгы салкыннарга бирешкән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

-Технологик яктан карасаң, үсентедә бернинди технологик бозым юк, – ди “Россельхоцентр" филиалының Баулы районы бүлеге начальнигы Әнвәр Фәттахов. – Орлык тиешле агу белән агуланган. 4-5 сантиметр тирәнлеккә чәчелгән. Төп сәбәбе – көзге корылык. Аз гына тишелеп чыккач та корылык башланды. Бу үсентеләр көздән кипкән.

“Берлек” хуҗалыгы агрономы Мөхәммәт Моратхуҗин сүзләренә караганда, көздән хуҗалыкта 900 гектарда уҗым культуралары чәчелгән. Шуның 500ен арыш һәм 400ен көзге бодай тәшкил итә.

– Бүгенге көндә уртача 204 гектарда гына уҗым канәгатьләнерлек хәлдә, – ди агроном. – Хәзер инде зыян күргән уҗымнар урынына бүтән язгы культуралар чәчәсе кала. Бу хуҗалыкка өстәмә эш тудырды.

Үсемлекчелек бүлеге белгечләре алдагы көннәрдә барлык хуҗалыклар басуларын тикшереп, карап чыгып, авыл хуҗалыгы министрлыгына мәгълүмат җибәреп торачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100