news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы районында тугызынчы фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Кызылъярда ФАП төзүгә республика бюджетыннан – 3,5 миллион сумнан артык, авыл җирлеге бюджетыннан 300 мең сумга якын акча бирелгән.

Баулы районында тугызынчы фельдшер-акушерлык пункты ачылды
Айгөл Идиятуллина

(Баулы, 15 март, "Татар-информ", "Хезмәткә дан", Айгөл Идиятуллина). Баулы районының Кызылъяр авылында модульле яңа фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы булды. Моңа кадәр районда модульле сигез ФАП төзелде. Быел Алексеевка авылында да медпункт төзү планлаштырыла. Бу турыда җирле басма яза.

Кызылъярда ФАП төзүгә республика бюджетыннан – 3,5 миллион сумнан артык, авыл җирлеге бюджетыннан 300 мең сумга якын акча бирелгән. 80 квадрат метрдан артыграк мәйданлы яңа медпунктта хезмәткәрләр һәм пациентлар өчен барлык шартлар да бар. ФАП заманча җиһазланган, биредә фельдшер да, табиблар да кабул итә ала.

Янгын куркынычсызлыгы нормаларын үтәү өчен, бина янгын сүндергеч, янгын-сак сигнализациясе, видеокүзәтү белән җиһазланган.

Кызылъяр фельдшер-акушерлык пункты мөдире Алсу Хәмзина безне яңа эш шартлары белән таныштырды. Аның сүзләренчә, медпункт 1300гә якын кешегә хезмәт күрсәтә, аларның 380е – 18 яшькәчә балалар.

Яңа фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасына авыл халкы җыелды. Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин аларның сөенчеләрен уртаклашты, сөенечле вакыйга белән тәбрик итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100