news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баулы районында терлек азыгы әзерлиләр һәм игеннәрне ашлыйлар

Үсемлекләрне саклау буенча эш планы 53 процентка үтәлгән.

(Баулы, 29 июнь, "Татар-информ", "Баулы-информ", Кадрия Гыймазова). Баулы районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә  бер баш шартлы терлеккә 7,54 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

27 июньгә булган мәгълүматлар буенча, 6,8 мең тонна печән, 10,3 мең тонна сенаж әзерләнгән.

Үсемлекләрне карау эше дәвам итә. Үсемлекләрне саклау буенча эш планы 53 процентка үтәлгән. 19,1 мең гектар мәйданда игеннәр корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртелгән, 23,4 мең гектар – чүп үләннәренә каршы. 22,8 мең гектар мәйданда үсемлекләрне яфрак аша тукландырганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot