Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Баулы районында оешмаларны Яңа елга бизәү бәйгесе игълан ителде
Җиңүчеләр 20 декабрьдә районның Яңа ел чыршысын ачу тантанасында игълан ителәчәк.
(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”) Татарстанның Баулы районы Яңа елны каршылауга әзерлек эшләрен башлады, дип хәбәр итә район хакимиятенең матбугат хезмәте.
Баулы районында быел Яңа ел уңаеннан бәйрәм мәйданчыклары бишәү булачак. Алар - Октябрь мәйданында, Гашыйклар скверында, 27 нче микрорайонда, «Ватан» яшьләр комплексы каршында һәм Нефтепровод микрорайонында.
Баулы районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гөзәеров йөкләмәсе буенча бу территорияләрдә боз шәһәрчекләре төзү буенча җаваплы кешеләр билгәләнгән.
Шулай ук Баулы районында 9 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр оешмаларны, учрежденияләрне, сәүдә объектларын, авыл җирлеген һәм өйләрне Яңа елга бизәү буенча бәйге игълан ителгән. 20 декабрьдә районның Яңа ел чыршысын ачу тантанасында оешмаларның бәйрәмгә әзерлеген бәяләгән махсус комиссия җиңүчеләрне игълан итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз