news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баулы районында җиңел машина белән «УАЗ» бәрелешкән, бер кеше зыян күргән

Авария җиңел машинаның каршы як полосага чыгуы аркасында килеп чыккан.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Бүген көндез республиканың Баулы-Потапово юлында ике автомобиль – «Лада Калина» һәм «УАЗ» бәрелешкән.

Авария җиңел машинаның каршы як полосага чыгуы аркасында килеп чыккан.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шаһитлар сөйләвенчә, авариядә «Лада» машинасын йөртүче зыян күргән. Аны төрле җәрәхәтләр белән якындагы хастаханәгә алып киткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot