news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы районында хуҗалыкларның язгы чәчүгә әзерлеге тикшерелде

Басуларның да 60-70 проценты әзер, тик шулай да кайбер басуларда урыны белән кар яткан җирләр бар.

Баулы районында хуҗалыкларның язгы чәчүгә әзерлеге тикшерелде
Айгөл Хөсәенова

(Баулы, 14 апрель, "Татар-информ", "Хезмәткә дан", Айгөл Хөсәенова). Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексын техник тәэмин итү бүлеге начальнигы Ришат Булатов җитәкчелегендәге комиссия, Баулы районы хуҗалыкларында булып, аларның язгы чәчүгә әзерлеген тикшереп чыкты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы игълан иткән конкурс шартлары нигезендә, хуҗалыкларда техниканың әзерлеге, тупланган минераль ашлама күләме, хезмәт куркынычсызлыгын саклау таләпләре үтәлеше игътибарга алына.

Комиссия беренче булып “Кызылъяр” җәмгыятендә тукталды. Биредә язгы чәчүдә катнашачак техниканың төзеклеге, хуҗалыкның тулысынча әзерлеге тикшерелде.

Белгечләр җәмгыятьнең орлыкны инкрустацияләү складында да булдылар. “Кызылъяр” җәмгыяте агрономы Ришат Фәррахов әйтүенчә, биредә химик һәм биологик препаратлар белән эш итәләр. Эшләр шушы көннәрдә тәмамланачак.

“Кызылъяр” җәмгыяте директоры Ильдар Фәтхетдинов сүзләренчә, хуҗалык язгы чәчүгә тулысынча әзер. Басуларның да 60-70 проценты әзер, тик шулай да кайбер басуларда урыны белән кар яткан җирләр бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100