news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баулы районында бер ир-ат Ык елгасындагы чокырга эләгеп батып үлгән

45 яшьлек ир йөзә белмәгән, шул сәбәпле чокырга эләккәч су өстенә йөзеп чыга алмаган.

Баулы районында бер ир-ат Ык елгасындагы чокырга эләгеп батып үлгән
ГУ МЧС РФ по РТ

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”). Баулы районында бер ир-ат Ык елгасында су астындагы чокырга эләгеп батып үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Шаһит сөйләвенчә, ир-ат Ык елгасының сай җиреннән барган, бер мизгелдә ул кисәк кенә су астына киткән һәм кире чыкмаган. Ир-атның йөзә белмәгәне ачыкланган.

Фаҗига урынында № 109 янгын сүндерү-коткару бүлеге янгын сүндерүчеләре, № 7 эзләү-коткару отряды табиблары килгән. Трал ярдәмендә акваториянең 800 кв метр мәйданын тикшергәннәр.

Өч сәгатьтән соң, дүртенче яртыда коткаручылар 45 яшьлек ирнең гәүдәсен табалар. Ул ярдан биш метр читтә, өч метр тирәнлектә табылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot