news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баулы районында бер баш шартлы терлеккә 10 центнер терлек азыгы әзерләгәннәр

Районда предприятиеләр һәм учреждениеләр ярдәме белән яфрак азык әзерләү эше дә башланган.

Баулы районында бер баш шартлы терлеккә 10 центнер терлек азыгы әзерләгәннәр

(Баулы, 6 июль, "Татар-информ",  "Бавлы-информ", Ләйсән Галимова). Баулы районының авыл хуҗалыгы берләшмәләре бер баш шартлы терлеккә 10 центнер исәбенән терлек азыгы әзерләгән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

4 июльдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүмат буенча, 9,9 мең тонна печән, 12,3 мең тонна сенаж хәзерләнгән. Районда предприятиеләр һәм учреждениеләр ярдәме белән яфрак азык әзерләү эше дә башланган. Әлеге эшкә иң элек Удмурт Ташлысы авыл җирлеге халкы керешкән.

news_right_1
news_right_2
news_bot