news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы районында азык запасы әзер

Авыл хезмәтчәннәре иң соңгы азык культурасы – кукуруз урып-җыюны төгәлләде.

(Баулы, 22 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәткә дан"). Баулы районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре кышкы чорга бер баш шартлы терлеккә 30,5 центнер исәбеннән азык берәмлеге әзерләнгән, дип яза җирле басма.

Авыл хезмәтчәннәре иң соңгы азык культурасы – кукуруз урып-җыюны төгәлләде. Хәзер төп көч булчак уңыш нигезен әзерләүгә – туфрак эшкәртүгә юнәлтелә. 16 октябрьгә булган мәгълүматка караганда, сөрүлек җирнең 79 проценты эшкәртелгән. Биш мең гектардан артык җир сөрелгән, 11,7 мең гектар туфрак – тирәнәйтеп, 12,3 мең гектары өстән генә эшкәртелгән. Бүгенге көндә район кырларында туфрак эшкәртү белән 17 агрегат мәшгуль.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100