news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баулы районында 2018 ел Фәнис Яруллин елы дип игълан ителде

Ел дәвамында районда халык шагыйренең әсәрләре мәктәпләрдә, клубларда яңгыраячак.

Баулы районында 2018 ел Фәнис Яруллин елы дип игълан ителде
Рамиль Гали

(Казан, 10 февраль, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Баулы районында 2018 ел Фәнис Яруллин елы буларак игълан ителде. Бу хакта Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин кичә Ф.Яруллинның 80 еллыгына багышланган тантаналы концерт барышында хәбәр итте.

Исегезгә төшереп узабыз: кичә Г.Тукай исемендәге филармония концертлар залында халык шагыйре Фәнис Яруллинның 80 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә булып узды.

Ул чарада Баулы районыннан килгән кунаклар да катнашты. “Быел һәр мәктәптә, һәр клубта, һәрбер гаиләдә Фәнис абыйның әсәрләрен укыйлар, - диде Рамил Гатиятуллин. – Без якташлары - Фәнис абыйга бик рәхмәтле. Без аны Нурсөя ападан аерып карамыйбыз. Нурсөя апага да рәхмәтлебез, ул – хәзерге гаиләләргә үрнәк!”

Баулы районында Нурсөя белән Фәнис Яруллинар хөрмәтенә һәйкәл куелган.

news_right_1
news_right_2
news_bot