news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы районы узган ел нәтиҗәләре буенча социаль-икътисади үсеш күрсәткечләрен киметкән

Бүген Баулыда Татарстан Премьер-министры катнашында район Советының йомгаклау сессиясе узды.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Баулы муниципаль районы Советының 28нче утырышында катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Хөкүмәтенең рәсми сайты.

Баулы районының 2017 елдагы социаль-икътисади эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясау һәм 2018 елга бурычлар билгеләүгә багышланган утырыш М.Җәлил исемендәге Мәдәният йортында узды.

Утырыш башланыр алдыннан Алексей Песошин Баулы районы предприятиеләре җитештерә торган сәнәгать товарлары күргәзмәсе белән танышты.

Төп доклад белән Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин чыгыш ясады.

Докладта билгеләп үтелгәнчә, 2017 елда районда тулаем территориаль продукт күләме 27 миллиард 473 миллион сум тәшкил иткән, 2016 елга карата үсеш – 5,8 процент. Төяп җибәрелгән товарлар күләме – 311 миллион сум (7,7 процент), сәнәгый җитештерү индексы – 102,7 процент, төп капиталга инвестицияләр күләме 4,140 миллиард сум тәшкил иткән.

Районда «Агропарк» ҖЧҖ һәм «Александров спирт заводы» ҖЧҖ сәнәгать мәйданчыклары эшли. 2020 елга Баулы районында мондый мәйданчыклар санын дүрткә җиткерү бурычы тора.

Районда 35 мең 347 кеше яши. 2017 елда 355 бала туган, 468 кеше үлгән, уртача гомер озынлыгы – 71 яшь.

2017 елның 11 аенда уртача хезмәт хакы 31,4 мең сум тәшкил иткән.

Эшсезлек дәрәҗәсе 1 процент тәшкил итә, 184 кеше эшсезлек буенча исәптә тора.

Районның консолидацияләнгән бюджетына 413 миллион сум күләмендә табыш кергән.

Районда 579 күпбалалы гаилә яши, аларның 289ы җир кишәрлекләре алган инде.

Рамил Гатиятуллин ТР Премьер-министрына яшь белгечләрне авылга җәлеп итү программасын гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Район башлыгы Баулының үзәк мәйданын төзекләндерүне 2017 елдагы иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе дип атады. Ул нигездә нефтьчеләр акчасына тәртипкә китерелгән.

Районда шулай ук 20 ишегалды төзекләндерелгән, күпфатирлы торак йорт, универсаль спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылган, күпфункцияле үзәк төзелгән, бер авылда фельдшер-акушерлык пункты ачылган.

Алексей Песошин утырышта ясаган чыгышында территорияләр үсешенә керткән акчаларның социаль өлкәдәге сыйфат ягыннан үзгәрешләргә китерү, халыкның яшәү дәрәҗәсен арттыруда зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Ул 2017 елда Баулы районының 19 максатчан программада катнашуын искәртте.

«Баулы – республиканың нефть чыгаручы районнарыннан берсе. Биредә 7 милләт вәкилләре дус-тату гомер кичерә», - диде Премьер-министр.

Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә республика программалары кысаларында актив эш алып барыла, район үзәге һәм авыл җирлекләре төзекләндерелә, урамнар, мәйданнар, парк һәм скверлар тәртипкә китерелә. Соңгы чиктә, гражданнарның яшәү шартлары яхшыра.

«Шуны искәртәсем килә: муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеш рейтингында сезнең район буенча төп күрсәткечләр тискәре динамикага ия. Район дүрт позицияне югалтып, бүгенге көндә 28нче урынны били. Сезнең районда айлык хезмәт хакының уртача күләме республика буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк. Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт хакының күләме буенча (17,7 мең, республикада – 21,3 мең сум) сез 24нче урында. 2016 ел белән чагыштырганда районда төп капиталга инвестицияләр дә кимеде», - диде Премьер-министр.

Авыл һәм анда яшәүчеләргә ярдәм күрсәтү республика өчен өстенлекле бурыч булып кала, дип белдерде Алексей Песошин. Кызганычка, районда аграр тармактагы хәлләр бер дә мактанырлык түгел, сөт җитештерү күрсәткечләре дә түбән.

Премьер-министр билгеләп үткәнчә, ТР Президенты тарафыннан шәхси хуҗалыкларга субсидия бүлеп бирү турында карар кабул ителгән. Әлеге максатларга 360 миллион сум акча каралган, субсидия бер тапкыр бирелә.

«Билгеләнгән планнарның гамәлгә ашырылуы сезнең сыйфатлы һәм җайга салынган эшчәнлеккә бәйле, - диде Премьер-министр. - Агымдагы елда иҗтимагый-сәяси, район һәм шәһәрнең социаль-икътисади үсешендә югары күрсәткечләргә ирешерсез дип өметләнәм».  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100