news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баулы районы урманнарында хайваннар саны арту күзәтелә

Район урманнарында пошилар һәм кыр кәҗәләренә 50 улак куелган.

(Баулы, 25 декабрь, "Татар-информ", "Хезмәткә дан", Кадрия Гыймазова). Татарстан хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең Баулы районы бүлеге мәгълүматына караганда, район урманнарында хайваннар саны арту күзәтелә, дип яза җирле басма.

2017 елда хайваннарны исәпкә алу күрсәткәнчә, Баулы районы урманнарында 40тан артык поши, 70кә якын кыр кәҗәсе бар, хәтта селәүсен дә очрый. Берничә ел куяннарны аулау тыелганлыктан, озын колаклар саны да күп тапкыр күбәйгән. Хайваннар саны артуга хайваннар дөньясын саклау һәм файдалану идарәсе алып барган максатчан эш йогынты ясый.

Район урманнарында пошилар һәм кыр кәҗәләренә 50 улак куелган. Авыруларны булдырмау эше дә алып барыла. Мәсәлән, урманнарда хайваннарның котыру авыруына каршы 20 мең доза җим таратылган. Котыру вирусы һәм дуңгызларда Африка чумасы авыруын таратучы төлке һәм кабан дуңгызлары санын көйләү буенча да планлы эш алып барыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot