Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Баулы районы Томбарлы авылында Әбиләр сабантуе узды
Бу үзенчәлекле, башка беркайда да кабатланмаган бәйрәм Томбарлыда инде илле елдан артык үткәрелә.
(Баулы, 16 июль, "Татар-информ", "Хезмәткә дан", Фәридә Зыярова). Сабантуйлары күп хәзер – ниндиләре генә юк: колачлы, зур итеп, танылган артистлар чакырып үткәргәннәре дә, фейерверклы, тамашалы кичке авыл сабан туйлары да бар. Һәрберсе үзенчә матур, әлбәттә. Әмма мәйданының һәр метры күңел җылысы белән сугарылганы кайсы дип сорасалар, кичә узган “Әбиләр сабантуе” дияр идем, дип язылган район басмасында.
Бу үзенчәлекле, башка беркайда да кабатланмаган бәйрәм Томбарлыда инде илле елдан артык үткәрелә. Заманында карт-корыларны, район сабан туена бара алмаганнарны нәүмиз калдырмау, күңелләрен күтәрү максаты белән оештырылган бу игелекле чара әле дә булса үз рухын югалтмый. Кешеләр үзгә бер җылылык алу өчен җыелалар анда. Томбарлы халкы гына түгел, Баулыда гомер итүче авылдашлар да, күрше авыл кешеләре дә килә.
Урыны да аның искиткеч – калкулыктагы хуш исле каенлыкта, аннан туган якның иксез-чиксез киңлекләре ачыла, Томбарлы исә үч төбендәге кебек.
Ботакларын чатыр кебек җиргә кадәр төшергән зур, калын кәүсәле каенның төбе сәхнә ролен үти. Каршыдагы каеннарның күләгәсе исә – тамашачы залы. Бирегә кешеләр гаиләләре белән килеп, чирәмгә әйбер җәеп рәхәт итеп утыралар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз