news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы районы Татар Кандызы авылында яңа мәчет ачылды

Мәчет шушы авылда туып-үскән, хәзер Бөгелмә шәһәрендә яшәүче эшмәкәр Рәис Шәфыйков тарафыннан төзелгән.

Баулы районы Татар Кандызы авылында яңа мәчет ачылды
Ләйсән Галимова

(Баулы, 25 июль, "Татар-информ", "Баулы-информ", Ләйсән Галимова). Баулы районы Татар Кандызы авылында яңа мәчет ачылды. Тантанада Казаннан килгән кунаклар, район җитәкчеләре, авыл халкы, якын-тирә авыллардан дин тотучылар катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Татар Кандызы – районның иң зур авылларының берсе. Биредә инде берничә ел дәвамында бер мәчет эшләде. Әмма биш чакрымга сузылган авылда яшәүчеләргә авылның икенче башында урнашкан мәчеткә йөрүе авыр иде. Менә биредә күптән түгел икенче мәчет төзелеп бетте.

Мәчет шушы авылда туып-үскән, хәзер Бөгелмә шәһәрендә яшәүче эшмәкәр Рәис Шәфыйков тарафыннан төзелгән. Мәчетне әнисе хөрмәтенә, аның исеме белән – “Гаһедия” дип атаганнар. Рәис Шафыйковка “Гаһедия” мәчете төзелешенә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Шундый ук Чачарилав Аллаев Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Сүз уңаеннан, ул шушы бинаны мәчет төзү өчен бушлай биргән.

“Гаһедия” мәчете имам-хатыйбы итеп күптән түгел мәдрәсә тәмамлаган һәм тиешле шәһадәтнамә алган Шәрифҗан Галимовны билгеләгәннәр. Ул мәчеткә халык йөрер дип, зур өметләр белән яши.

Ачылу тантанасында Татарстанның беренче мөфтие Госман хәзрәт Исхакый, Татарстан мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, көньяк-көнчыгыш казые Марат хәзрәт Мәрданшин, Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин һәм Татар Кандызы авыл җирлеге башлыгы Мәхмүт Насыйбуллин катнашты. Алар барысы да мәчетләрнең үсеп килүче буынны һәм авыл кешеләрен тәрбияләүдә ролен билгеләп үттеләр.

Ачылу тантанасыннан соң Баулы районының имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов моңлы тавышы белән тирә-якка яңгыратып азан әйтте һәм мөселман-кардәшләребез мәчет эченә узып намаз укыдылар. Аннан соң барлык кунакларны мул табын артына чакырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100