news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баулы районы Татар Кандызы авылында татар хатынына багышланган очрашу булды

Чарага килүчеләр татар хатын-кызларының гаиләдәге роле, җәмгыятьтә тоткан урыны, балалар тәрбияләүдәге зур бурычы хакында сөйләште.

Баулы районы Татар Кандызы авылында татар хатынына багышланган очрашу булды
http://bavly-tat.ru/

(Баулы, 12 февраль, «Татар-информ», «Баулы-информ», Индира Сәйфуллина). Баулы районы Татар Кандызының җирле «Ак калфак» хатын-кызлары оешмасы әгъзалары бик матур очрашуга җыелды. Чараның «Татар хатынын эш куркытмый» дигән исеменнән күренгәнчә, бирегә уңган, булган, эш сөюче ханымнар җыелды.

«Ак калфак»ларның чираттагы очрашулары авыл китапханәсендә булды. Ул җирле оешма җитәкчесе Сиринә Вәгыйзованың матур кереш сүзе чыгышы белән башланып китте. Чарага килүчеләр татар хатын-кызларының гаиләдәге роле, җәмгыятьтә тоткан урыны, балалар тәрбияләүдәге зур бурычы хакында сөйләште. Аннары үзләренең кул эшләреннән зур булмаган күргәзмә оештырдылар.

«Безнең Кандыз авылында эшкә оста кызлар, ханымнар, әбиләр күп. Кемне генә алсаң да, аш-суга да, тегү- чигүгә дә куллары ятып тора», — дип сөйләде Сиринә Вәгыйзова.

Сиринә Вәгыйзова сүзләренчә, авылдашы Әнисә Талипова кебек уңдырып татар милли ризыкларын пешерүчеләр дә сирәк туа.

«Ак калфак»лыларның очрашулары киләчәккә планнар төзү, бурычлар билгеләү белән дәвам итте. Алар авыл җирлегендә оештырылган һәр чарада, өмәләрдә дә актив катнаша.

Чара азагында оста куллы ханымнар үзләре пешергән ризыклар белән, кул эшләре күргәзмәсенә соклана- соклана чәй эчте. Китапханәче Гөлнур Насыйбуллина бүләк иткән китаплар, бүгенге очрашуның матур истәлеге булып калды.


news_right_1
news_right_2
news_bot