news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы районы Шалты авылы аксакалы Рафаэль абый гомер бәйрәмен билгеләп үтте

Юбилярны район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, район башкарма комитеты икътисад бүлеге җитәкчесе Эмиль Галимов котлады.

(Баулы, 17 апрель, "Татар-информ", "Хезмәткә дан"). Баулы районы Шалты авылы аксакалы Рафаэль абый гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Гаиләнең алтын баганасы, авыл аксакалы, фидакәрь, намуслы хезмәте белән абруй казанган Рафаэль абый Абдуллинга 80 яшь тулган, дип яза район газетасы.

Хезмәт ветеранын юбилее белән котларга мул сыйлы табын артына туганнары, балалары, дуслары җыелды.

Район хакына бик күп еллар хезмәт куйган, “Татарстан Республикасының атказанган механизаторы” исеменә лаек булган Рафаэль абыйны район җитәкчелеге исеменнән район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, район башкарма комитеты икътисад бүлеге җитәкчесе Эмиль Галимов тәбрикләде.

Рафаэль абый – искиткеч яшь чырайлы кеше. Һич тә 80 яшь бирмәссең. Моның сере, бәлки, күңеле халәте белән бәйледер. Ул тормышыннан бик канәгать – лаеклы хезмәт юлы үтеп, кешеләрнең ихлас хөрмәтен яулаган, тормыш иптәше Гөлсинә апа белән горурланырлык ул-кызлар тәрбияләгән, оныкларын сөеп туя алмый. Моннан тыш, иман нуры яши аның йөрәгендә. Муллалар нәселеннән булган Рафаэль абый, лаеклы ялга чыккач, дин белән ныгытып кызыксына башлаган, авыл имамы вазифасын башкарган, хәтта кызы Энҗе белән бергәләп Хаҗ кылу бәхетенә ирешкән. Әле дә булса Рафаэль абый авылдашларына дини йолаларны үткәрергә ярдәм итә.

Шалты авылы халкы элек-электән бүтәннәрдән аерылып тора дигән фикерне ишеткәнем бар. Аларга тыйнаклык, үзгә бер басынкылык, эчке культура хас дип әйтимме. Рафаэль абый белән танышып, моның чыннан да шулай икәненә тагын бер инандым, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100