Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Баулы районы пенсионерлары компьютер белеменә ия булу турында сертификат алдылар
2009 елның октябрь аеннан Баулы районында пенсионерлар союзы каршында өченче буын университеты эшләп килә.
(Баулы, 14 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәткә дан"). Исергәптә яшәүче 17 пенсионер компьютер белеменә ия булу турында сертификат алдылар. Әлеге документны аларга тантаналы төстә табын артында Баулы һәм Ютазы районнары буенча пенсия фонды идарәсе начальнигы Станислав Тимофеев һәм районның пенсионерлар советы рәисе Альвина Сәмигуллина тапшырдылар, дип яза җирле басма.
2009 елның октябрь аеннан Баулы районында пенсионерлар союзы каршында өченче буын университеты эшләп килә. Анда ел саен уку елы башында 6-7 факультет (компьютер белеме нигезләре, сәламәтлек курслары, йөзү терапиясе, хокук белеме нигезләре, психология, бию терапиясе һәм чит телләр өйрәнү курслары) үз ишекләрен ача. Шушы дәвер эчендә районның алты йөздән артык пенсионеры компьютер белеме нигезләрен үзләштерү турында сертификат алуга ирешкәннәр.
– Быелгы уку елында гына да Яңа Чүтедә 23 кеше, Исергәптә 17 кеше, Алексеевкада 19 кеше компьютерда эшләргә өйрәнделәр. Сертификатлар тапшыруны Исергәптә шундый мул табын белән, тантаналы итеп оештырганнар. Заманча чыгарылыш кичәсен хәтерләтеп куйды, – ди районның пенсионерлар советы рәисе Альвина Сәмигуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз