news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы районы Кызылъяр авылы мәчетен киңәйтү эшләре башланды

Нигез эшләре узган елда ук төгәлләнгән булган, ул 126 мең сумга төшкән.

(Баулы, 29 май, "Татар-информ", "Хезмәткә дан"). Баулы районы Кызылъяр авылы мәчет бинасын киңәйтү эшләре бара. Шушы көннәрдә 110 мең сумлык нигез ташлары, 56 мең сумлык такта кайтарылга, дип яза җирле басма.

Кызылъяр авылы имам-хатыйбы Фәнис хәзрәт Хәлфетдинов сүзләренчә, нигез эшләре узган елда ук төгәлләнгән булган. Ул 126 мең сумга төшкән. Мәчеттәге төзү эшләре барысы да халыктан кергән хәер акчаларына башкарыла. Пенсионерлар Тәлгать Сабирҗанов һәм Нәҗибә Камалетдинова егермешәр мең сум акчаны үзләре китереп биргән. Шулай ук азрак күләмдә акчалата, яисә кул көче белән ярдәм итүчеләр, төзү материаллары китерүчеләр дә байтак булган. Эш нигездә өмәләр ярдәмендә бара.

Сиксән яшь белән баручы Мәгъсум Гомәров оештыру эшләрен башлап йөрүчеләрдән. Мәчетнең киңәюенә чын күңеленнән сөенүен белдерде.

– Авылыбыз халкы бу изге эшне хуплап, бергәләп эшләргә алынды, – ди ул.– Чөнки соңгы вакытта гает бәйрәмнәрендә, җомга намазларында мәчеткә халык сыймый башлаган иде. Төзү эшләре тәмамланса, ир-атлар һәм хатын-кызлар бүлмәсе дә аерым булачак.

Мәгъсум абыйның сүзләрен авылдашы Рәшит Мөҗипов та хуплады.

– Төзелеш – ул авыр хезмәт. Анда өлкән яшьтәгеләр үзләре генә башкара алмаган эшләр дә байтак, – диде ул.– Шунысы сөенечле, мәчеткә йөрүче яшь ир-егетләребез дә бар эшләрен читкә куеп, ярдәм итәләр. Аларның җомга намазларына теләп йөрүләре – дин йортларының кирәклеген раслый.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100