Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Баулы районы корылыктан зур зыян күрде
Район игенчеләре тарафыннан яхшы уңыш алу өчен барлык чаралар күрелүгә карамастан, дым җитмәү тискәре роль уйнады
(Баулы, 14 август, «Татар-информ», Азат Зиннуров). ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республиканың көньяк-көнчыгыш районнарына эш сәфәрендә Баулы районында да булды.
Ул Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллин белән бергә вертолеттан кырларны караганнан соң “Берлек” ҖЧҖ кырында авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән эшлекле очрашу үткәрде.
Вице-пермьер билгеләп үткәнчә, республикада бөртекле һәм кузаклы культураларны җыеп алу ахырына якынлаша. Урак өсте оештырылган төстә бара. Әлегә һава шартлар яхшы тора. Быел планлаштырылган уңышны җыеп алып булмады, кайбер районнар корылык зур зыян китерде, шул исәптә Баулы районына да. Бу соңгы 4 елда өченче коры ел. Район игенчеләре тарафыннан яхшы уңыш алу өчен барлык чаралар күрелүгә карамастан, дым җитмәү тискәре роль уйнады.
“Баулыда үсемлекләрне карау һәм эшләрнең оештырылган төстә баруыннан гаеп табып булмый. Уңыш аз булуның сәбәбе – дым җитмәү, шулай ук туфракка туклыклы матдәләр җитәрлек дәрәҗәдә кертмәү дә йогынты ясарга мөмкин. Шуңа күрә, туфракны тирәнтен эшкәртүгә һәм азотка бай ашламалар кертүгә игътибар бирергә тәкъдим итәм.
Шулай ук ул Баулы районы хуҗалыкларын “Рацин” ДУП белән “Татагролизинг” ААҖ алдында бурычларны каплау исәбенә ТР Төбәк фондына икмәк тапшыру буенча җитәрлек эш алып бармауга тәнкыйть белдерде.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Баулы районында уңыш җыю эшләренең яхшы башкарылган булуын билгеләп үтте. Бүгенге көндә 22,5 мең гектардан уңыш җыеп алынган, бу барлык мәйданның 81 процентын тәшкил итә. Кырларда 62 комбайн эшли.
Марат Әхмәтов тиздән авыл тауар җитештерүчеләренә бюджет дотацияләре билгеләү буенча булачак үзгәрешләр, яңа уңыш бәясе турында сөйләде, Баулы аграрийлары сорауларына җавап бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз