news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баулы районы имамнары очрашты

Имамнар проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар

 (Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Баулы районының Исергәп авылында район имамнары очрашуы узды. Чара Гашура көне уңаеннан үткәрелде һәм анда 60 якын кеше җыелган иде, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте.
Чара Коръән аятьләрен уку белән башланды һәм проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышу белән дәвам итте.
Бәйрәм уңаеннан балалар өчен төрле конкурслар үткәрделәр, вәгазьләр сөйләделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot