Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Баулы районы хуҗалыклары урып-җыю мәйданының 6,9 процентыннан уңыш җыеп алган
Район буенча бер баш шартлы терлеккә 18,4 центнер исәбеннән азык әзерләнгән.
(Баулы, 6 август, "Татар-информ", "Баулы-информ", Кадрия Гыймазова). Яңгырлар бөртеклеләрне урып-җыю эшен туктатты. Алар башланганчы, Баулы районы хуҗалыклар урып-җыю мәйданының 6,9 процентыннан уңыш җыеп алырга өлгергәннәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Өч хуҗалыкта – “Николашкино”, “Миңнуллин”, “Бәкер” хуҗалыкларында бөртеклеләр барлык мәйданның 15 проценттан җыеп алынган.
Район буенча 5,7 мең тонна ашлык суктырылган, 500 тонна икмәк элеваторга тапшырылган. Җиде авыл хуҗалыгы берләшмәсендә ашлык киптергечләре бар, кайберләре инде аларны эшләтеп җибәргәннәр.
Яңгырлар булуга карамастан, хуҗалыкларда сенаж салу эше дәвам итә. Район буенча бер баш шартлы терлеккә 18,4 центнер исәбеннән азык әзерләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз