news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы районы хуҗалыклары кырга ашлама кертә

Бүгенге көндә бер гектар җиргә бер центнер ашлама туры килә.

Баулы районы хуҗалыклары кырга ашлама кертә
Индира Сәйфуллина

(Баулы, 12 апрель, "Татар-информ", "Баулы-информ", Индира Сәйфуллина). Баулы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматына караганда, 8100 гектарда уҗым культуралары үстерелә. Бүгенге көндә хуҗалыклар басу-кырларга аммиак селитрасы һәм аммоний сульфаты сибәләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Озын һәм ялыктыргыч кыштан соң, ниһаять кырларда трактор гөрелтесе ишетелә. Кардан арынган басуларны, махсус техника белән кереп, минераль ашламалар белән тукландыру эшләре бара.

– Быел кыш уҗым культуралары өчен уңай булды, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Наил Галиуллин җирдән бер уч яшел уҗымны йолкып алып. – Менә, карагыз, үсентеләр ак, яңа тамыр чыгара башлаган. Көздән кинәт туңдырып, боз катламы булмавы да уҗымнар өчен яхшы кышлауга нигез булды.

Җир өсте җилләп кипкәнче, алда санап кителгән ашламаларны кертү отышлы булачак. Бүгенге көндә бер гектар җиргә бер центнер ашлама туры килә.

Наил Галиуллин сүзләренчә, һәр басуның үз үзенчәлеге бар, аны авыл хуҗалыгында эшләгән кеше генә аңлый. Нинди агрегат кертергә, нинди технология кулланырга икәне чәчү алдыннан хәл ителә.

– Чәчү эшләрен башлар өчен, ел саен җир “җитешкәнен” көтәбез, – ди ул. – Башка еллардан аермалы буларак, быел безнең бурыч – кулдан килгәнчә дымны саклап калу. Дым каплату дип атыйбыз аны. Моның өчен тырма белән керәбез. Дым күбрәк вакытта арпа, солы культураларын чәчәбез. Алар дымны күбрәк сорый. Бодайны көннәр бераз җылыткач чәчәбез. Ә әлегә, минераль ашламаларны кертеп калырга ашыгырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100