news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы районы башлыгы итеп Рамил Гатиятуллин сайланды

Район Советы депутатларына аның кандидатурасын Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итте

 (Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанның Баулы муниципаль районы Советының 35 нче утырышында район башлыгы Альберт Хәбибуллинның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул ителде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән, әлеге вазифага Рамил Гатиятуллин кандидатурасын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күрсәтте. Бу хакта  ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтәләр бүлеге хәбәр итә.

Район Советы сессиясендә чыгыш ясап, республика парламенты башлыгы Баулы районы бөтен юнәлешләр буенча актив үсеш кичерә дип билгеләп үтте. "Баулылар авыл хуҗалыгына үз өлешләрен кертә, биредә республика максатчан программалары буенча күп санлы социаль объектлар файдалануга тапшырыла, - диде ул.  - Район башлыгы Альберт Хәбибуллин социаль мәсьәләләрне хәл итүгә, төрле дәрәҗә муниципаль хакимиятне берләштерүгә үзеннән зур өлеш кертте. Районда халык көнкүреше өчен әһәмиятле кайбер мөһим бурычларны хәл итә алдылар".

Фәрит Мөхәммәтшин элеккеге район башлыгына ун еллык хезмәт эшчәнлеге өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.  ТР Дәүләт Советы Рәисе ТР Президенты исеменнән Альберт Хәбибуллинга "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен" медален тапшырды. Ә ул, үз чиратында, район халкына уртак тату һәм килешенеп эшләгән өчен рәхмәт әйтте.

Совет депутатлары карары белән, Альберт Хәбибуллинга Баулы муниципаль  районы шәрәфле гражданы исеме бирелде.

Депутатлар Рамил Гатиятуллин кандидатурасын яклады һәм аны районның яңа башлыгы итеп сайлады. Сайлап куелган башлык үзенә белдергән ышаныч өчен рәхмәт белдерде һәм бу вазифаны район халкы алдындагы зур җаваплылык буларак кабул иткәнен билгеләп үтте. Тантаналы антында район халкының яхшы тормышын тәэмин итү өчен кулыннан килгәннең барын да эшләргә вәгъдәләде.

Белешмә өчен. Рамил Гатиятуллин 1985 елда "Технология һәм нефть һәм газ ятмаларын комплекслы эшкәртү" белгечлеге буенча Уфа нефть институтын тәмамлаган. 1981-82 елларда "Башнефть"нең Нефтекамск идарәсендә бораулаучы ярдәмчесе булып эшләгән булган, 1983 елдан шушы ук вазифада "Баулынефть" нефть-газ чыгару идарәсендә. 1984 елда нефть тармагында хезмәт баскычларын "Юганскнефть" идарәсендә скважиналарны җир астында ремонтлау операторы буларак дәвам иттергән, аннары 1985-1991 елларда мастер ярдәмчесе, өлкән технолог, өлкән инженер, цех начальнигы урынбасары һәм начальник сыйфатында "Иркеннефть" нефть-газ чыгару идарәсендә (Лениногорск) хезмәт куйган, 2000 елга кадәр"Татойлгаз" уртак предприятиесенең Бөгелмә участогында баш технолог, баш инженер (Бөгелмә) вазифасында булып, аннары 2009 елга тиклем "Бавлынефтепродукт" ААҖндә башта баш инженер, аннан соң генераль директор, соңыннан директор булып эшләгән. 2009 елдан, район башлыгы итеп сайланганчыга кадәр, "Татнефть АЗС Центр" ҖЧҖнең Баулы филиалы җитәкчесе булган. 

Фотосурәт: http://gossov.tatarstan.ru сайтыннан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100