news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы районы аграрийлары уракка төштеләр

Быел уңышны югалтуларсыз гына җыеп алуга ирешкәндә, бер гектар җирдән якынча бодай, третекале культураларын 26-30 центнер булыр дип көтелә.

Баулы районы аграрийлары уракка төштеләр
Индира Сәйфуллина

(Баулы , 24 июль, "Татар-информ", "Баулы-информ", Индира Сәйфуллина). Бүген районның “Бәкер” хуҗалыгы көзге третикале һәм “Миннуллин” хуҗалыгы көзге бодай культураларын суктыруга кереште. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җитештерү идарәсе мәгълүматларына караганда, узган ел урып-җыю эшләре 29 июль көнне генә башланган булган.

– Без көн саен бөртеклеләрнең дымлылыгын карап, үлчәп торабыз. Кичә дымлылык 17 процент булса, бүген һава торышы яхшы булу сәбәпле 16 процентка кадәр төшкән, – дип аңлатты районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җитештерү идарәсенең җитештерү- маркетинг бүлеге начальнигы Наил Гәлиуллин. - Көннәр эссе торганда бөртеклеләр 2-3 процентка кадәр дымлылыгын югалта. Тамырда да дым аз. Быел бигрәк тә, чөнки көздән дә яңгырлар аз булды, җир дымга туеп кала алмады.

Наил Гәлиуллин сүзләренчә, бүгенге көндә барлык хуҗалыклар да уракка төшәргә әзер, алар бөртеклеләрнең дымлылыгы кимүен көтәләр. Дымлылык 15 процент булырга тиеш. Бөртеклеләрне кайтару, чистарту, саклау өчен склад биналары әзер.

- Җыеп аласы икмәкләргә якынча хаклар да билгеле. Безнең районда 3-4 класслы икмәк пешерергә яраклы бодайның бер тоннасы тугыз мең, арпа – 7100, арыш- 6700-6800 тирәсе булачак. Бу якынча саннар. Бөртеклеләрнең күләменә, сыйфатына бәяләр үзгәрергә мөмкин.

Быел уңышны югалтуларсыз гына җыеп алуга ирешкәндә, бер гектар җирдән якынча бодай, третекале культураларын 26-30 центнер булыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100