news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы район Советы Аппараты җитәкчесе һәм коллективы коронавирустан прививка ясатты

Районда Covid-19 инфекциясеннән беренче компонент прививканы 2880 кешегә, икенчесен 1962 кешегә ясаганнар.

Баулы район Советы Аппараты җитәкчесе һәм коллективы коронавирустан прививка ясатты

 (Казан, 20 май, «Татар-информ»). Өч медицина хезмәткәреннән торган мобиль бригада ике фазалы «Спутник V» вакцинасының беренче компонентын Баулы шәһәре Советы Аппаратының утыз белгеченә, шул исәптән җитәкчесе Айгөл Халитовага ясады. Бу хакта «Татар-информ»га район хакимиятендә хәбәр иттеләр. Икенче вакцинаны алар 21 көннән соң алачаклар.

Бүгенге көндә вакцинаны район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев һәм аның урынбасары Ринат Шәфыйков, район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гозәеров, аның социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Илмира Хөснуллина алды. Ә район башлыгы Рамил Гатиятуллин һәм аның урынбасары Ринат Хәмидуллин беренчеләрдән булып вакцинаны узган елның декабрендә ук ясаткан иде.

Бүгенге көндә Баулы районында Covid-19 инфекциясеннән беренче компонент прививканы 2880 кеше, икенчесен 1962 кеше ясаткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100