Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Баулы районының Татар Кандызы авылында Донбасста һәлак булган балаларны искә алдылар
Баулы районының Татар Кандызы авылында Донбасста һәлак булган балаларны искә алдылар. Чараны авылның мәдәният хезмәткәрләре һәм җирле «Ак калфак» оешмасы оештырды. Бу хакта «Хезмәткә дан» газетасы яза.
Акциядә дистәләгән бала катнашкан. Чара Татар Кандызы авылының һәйкәле янында оештырылган. Малайлар һәм кызлар Луиза Шакирова җитәкчелегендә мастер-класста ак кәгазьдән күгәрченнәр ясаган.
«Әлеге чараны ел саен үткәрәбез. Балалар үзләре теләп катнашалар. Алар хәтта үзләре белән һәйкәлгә салыр өчен шәмнәр, чәчәкләр, йомшак уенчыклар, шарлар да алып киләләр. Бу юлы да балалар әлеге датаның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдык, дуслык, бердәмлек, тынычлык теләп асфальтка рәсемнәр дә ясадылар», – дип сөйләде җирле «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Сиринә Вәгыйзова.
Оештыручылар сүзләренчә, әлеге чарада шәһәрдән кунакка кайткан балалар да күп катнашкан, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз