Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Баулы районының Исергәп авылы мәчетен зурайталар
Баулы районының Исергәп авылы мәчетендә янкорма төзү эшләре төгәлләнү алдында. Биредә мәчетнең төп бинасына кушып уку бүлмәсе, тәһарәт алу бүлмәләре әзерләнә. Бу хакта «Баулы-информ» сайты яза.
Исергәп авылы мәчете 2003 елда төзелеп кулланылышка тапшырылган. Шуннан бирле аның ишекләре ябылып тормый. Мәчеткә йөрүчеләрнең иң өлкәне Суфиян Нәгыймов.
«Олы авыл өчен мәчет бик мөһим мәсьәлә. Элек бит өч мәчет булган авылда. Бәләкәй генә авылларда да мәчетләр бар, бездә юк иде. Мәчет салдыруны баштан ук уйлаган идек. Мәчет мәсьәләсендә нәрсә әйтәсе килә, ремонтлаттык та, чиста итеп тотасы килә, моңынчы үзебез җыештырып тордык», – дип сөйләде Суфиян Нәгыймов.
Бүгенге көндә мәчеттә янкорма төзелеше эшләре бара. Укулар, балалар өчен ял сәгатьләре, авыз ачу вакытларында мәчетнең төп бинасында урын тарлыгы сизелгән.
«Мәчеттә ел саен октябрь аеннан алып апрель азагына кадәр олылар белән, ә каникуллар вакытында балалар белән ял сәгатьләре уздырабыз. Олылар белән гарәп хәрефләрен өйрәнү һәм коръән уку буенча тәрбияви эшләр алып барабыз. Шөкер, шушы тәһарәтнамәбез булса, олылар өчен бик тә кирәкле бүлмә булачак. Планнарыбыз күп әле, барысын да сөйләп бетермибез», – дип сөйли Сәлия абыстай Мәҗитова.
Әвис Муфтаев Исергәп авылына күптән түгел күчеп килгән.
«Мин бу авылда өченче ел. Аллаһының рәхмәте белән бу авылга күчтек. Шундый матур мәчеткә килеп намаз укулар мөмкинлеге булды. Үземнең килгән як белән чагышытырып караганда, монда намазларга, ифтар мәҗлесләренә яратып, күпләп йөриләр. Безнең якта болай йөрүләр бик юк иде, шәхсән моңа бик сөенәм, чөнки мәчетләрдә һәрвакытта да кешеләр булырга тиешле», – дип сөйләде Әвис Муфтаев
Федераль юл өстендә булган мәчеткә чынлап та яңарту кирәк булган, чөнки бирегә юлчылар да керә. Мәчетнең янкормасын авыл картлары үзләре башлаган булса, аларга авылдашлары да иганәче буларак кушылган, эш белән ярдәм итүчеләр дә бар икән.
Мәчеттә төзелеш эшләрен ел азагына төгәлләү планлаштырыла, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз