news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы районында яңа мәчетне кулланылышка тапшырырга әзерлиләр

Баулы районында яңа мәчетне кулланылышка тапшырырга әзерлиләр
Фото: http://bavly-tat.ru/

Баулы районының Салих авылы мәчетен төзү тәмамланып килә. Аны кулланылышка тапшырырга әзерлиләр. Бу хакта «Баулы-информ» хәбәр итә.

Мәчетне Мәскәү өлкәсенең беренче вице-губернаторы Илдар Габдрахманов төзетә. Аның карт бабасы тумышы белән Салих авылыннан. Изге эштән салихлылар да читтә калмаган: кулдан килгән кадәр матди ярдәм күрсәткәннәр. Авылның уңган ханымнары, җомга саен төзүчеләргә ризыклар пешереп китергән.

Узган елның октябрендә төзелә башлаган мәчеттә эшләр тәмамланып килә. «Кичә буяу эшләре төгәлләнде. Плинтуслар, бер ишек куясы калды. Аннары, җыештырып, ковролин җәясе була. Сигнализация, видеокамера урнаштырасы бар», – дип сөйләде төзелеш җитәкчесе Илнур Минетуллин.

Урамдагы эшчеләр видеокамера җайланмалары кую белән мәшгуль иде. Икенче көнне, барлык эшләр тәмамлангач, мәчетне җыештырырга, юарга авыл ханымнары килгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100