news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы районында яңа мәчет ачылды

Баулы районында яңа мәчет ачылды
ТР Диния нәзарәте

Бүген Баулы районы Васькино-Туйралы авылында яңа мәчет ачылышы тантанасы булды. Әлеге вакыйга уңаеннан барлык катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов тәбрикләде.

Әлеге мәчет төзелеше 2018 елның июль аеннан Хәсәншин Рафаил Шәрипҗан улының тырышлыгы һәм матди-финанс ярдәме белән алып барылды. Төзелешкә авылда яшәүчеләрнең, фермерларның, җирле җитәкчеләрнең дә өлеше керде. Мәхәллә тәкъдиме белән, яңа мәчеткә Рафаил хәзрәтнең әтисе – шулай ук игелекле эшләре эшләре белән мәгълүм Шәрипҗан абый хөрмәтенә «Шәрип» исеме бирелде. Мәчет төзелешенә сәбәпче булган Рафаил хәзрәт Хәсәншин бүгеннән имам-хатыйб вазифасына кереште. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа мәчет – 14х8 метр зурлыгында, бер катлы, төп намаз залында чаршау белән аерып хатын-кызлар өчен дә намаз уку урыны билгеләнгән, барлык уңайлыклар тудырылган уку классы, янәшәдә котельная, тәһарәтханә бар. Әлеге авылда моңа кадәр мәчет булмаган. Авылның милли составына килгәндә, биредә татарлар, чуашлар, руслар яши. Мәчет авылның татарлар күпләп яшәгән өлешендә сафка басты.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көндә Баулы мөхтәсибәтендә эшләүче мәчетләр саны 15кә тулды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100