news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баулы районында «Токмач-баттл» гастрономия фестивале узды

Баулы районында «Токмач-баттл» гастрономия фестивале узды
Фото: bavly-tat.ru

Кызылъяр мәдәният йортында шаулап-гөрләп «Токмач-баттл» V район гастрономия фестивале узды. Быел ул Россия халыклары бердәмлеге елына багышланды, дип хәбәр итә «Хезмәткә дан» газетасы.

«Токмач-баттл» инде ике ел рәттән районда дус-тату гомер итүче татар, рус, удмурт, чуваш милли-мәдәни үзәкләре вәкилләре катнашында уза. Быелгы бәйрәмгә «Нечкә билләр» (Татар Кандызы), «Уба кызлары» (Уба), «Мастерицы» (Александровка), «Красотки» (Васькино-Туйралы), «Тыкмась но укмась» (Покров-Урыстамак) командалары килде.

«Районыбызда үткәрелә торган гастрономия фестивальләре халыкара бердәмлекне күрсәтә, чөнки катнашучылар – төрле миләт вәкилләре үз милли костюмнарында чыгыш ясый», – дип билгеләп үтте жюри рәисе, Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортының мәгълүмат-методика бүлеге мөдире Нурия Ризванова.

Фестиваль алдыннан катнашучылар белән аралашканда өй токмачын барлык милләтләрнең дә яратып әзерләвен белдек.

«Традицион токмач камырын, гадәттәгечә, йомырка һәм оннан басалар. Кемдер су өсти, кемдер – юк. Ә мин өйдә бу рецепттан бераз читкә китәм: бераз тоз һәм көнбагыш мае өстим. Токмачны да мин элеккечә киптермим, туңдыргычта туңдырып куям», – дип, токмач басу серләре белән уртаклашты Покров-Урыстамак командасыннан Валентина Бахтиярова.

Татар Кандызыннан Илүзә Сәмигуллина да токмач камырына тоз өсти икән.

«Безнең токмачның үзенчәлеге шунда: камырга су кушмыйбыз. Шуңа күрә безнең камыр сап-сары була, кискән токмачның төсе дә матур», – ди ул.

Уба кызлары да тәмле токмач серләре белән уртаклаштылар.

«Камырны без йомырка һәм оннан гына ясыйбыз. Беренче баскан токмачымны хәтерлим әле. Әнием бик матур итеп токмач кисә иде. Без аңардан күреп өйрәндек. Без инде җиденче, алтынчы классларда токмач кисә башладык. Аллага шөкер, хәзерге көнгә кадәр кисәм», – дип уртаклашты «Уба кызлары» командасыннан Нәфисә Шәңгәрәева.

Бәйрәмне Илсөяр Дәүләтшина җитәкчелегендәге «Асылташ» хореография коллективы башлап җибәрде. Бәйрәмнең алыштыргысыз алып баручысы Кызылъяр мәдәният йорты директоры Ленир Дәүләтшин булды. Берсеннән-берсе матур җыр-биюләр белән үрелеп барган фестиваль чын мәгънәсендә халыклар дуслыгы бәйрәменә әверелде.

Катнашучыларны һәм кунакларны Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Марсель Даутов һәм район мәдәният йорты директоры Лилия Мифтахетдинова сәламләде.

Катнашучылар, үзләре белән таныштыргач, камыр басу һәм җәю, токмач кисү һәм кунак табыны әзерләү буенча ярыштылар. Сүз уңаеннан, һәр этапта жюри аларның осталыкларын күзәтеп, бәяләп барды. Иң тәмле этап токмачлы ашлардан һәм башка милли ризыклардан авыз итү булды.

«Токмач ул – интернациональ, тылсымлы ризык һәм ул һәр халыкның үзенчәлекле була, – дип уртаклашты Александровка авылыннан Оксана Хаҗиева. – Мәсәлән, без шулпаны ике төрле ит белән әзерләдек – тавык һәм сыер итеннән. Токмачлы шулпага үзебезнең серле ингредиентны да өстәдек – сельдерей. Шуңа күрә тәме үзенчәлекле килеп чыкты».

Дегустациядә жюри әгъзалары һәм тамашачылар катнашты, алар бертавыштан: «Токмач-баттл» – иң тәмле бәйрәм!» – диделәр. Сүз уңаеннан, быелгы бәйгедә җиңүчеләр билгеләнмәде.Барлык катнашучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot