news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баулы районында Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе билгеләнде

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең 2025 елның 10 ноябрендәге боерыгы нигезендә, «Баулы муниципаль районы мәктәп укучылары йорты» мәгариф учреждениесе директоры Елена Никифорова Баулы муниципаль районы буенча Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе итеп билгеләнде. Бу хакта «Бавлы-информ» хәбәр итә.

Җәмәгать ярдәмчесе балалар хокуклары үтәлешенә җәмәгать контроле алып барачак, бу өлкәдәге эшләрнең торышы турында вәкаләтле вәкилгә хәбәр итәчәк, шулай ук халыкны хокукый агарту белән шөгыльләнәчәк.

Үз вәкаләтләре кысаларында Елена Анатольевна гражданнар мөрәҗәгатьләрен кабул итә, балалар хокукларын бозу фактлары буенча тикшерүләрдә катнаша, хокукый агарту буенча эш алып бара, шулай ук балигъ булмаганнарның хокукларын яклау механизмнарын камилләштерү буенча тәкъдимнәр кертә алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot