Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Баулы районында Шигырь бәйрәме Габдулла Тукайның туган көненә багышланды

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне, Туган тел көне уңаеннан, Баулы шәһәренең Нурсөя һәм Фәнис Яруллинар истәлегенә куелган һәйкәл янында Шигырь бәйрәме узды. Чараны 3нче мәктәп китапханәчесе Флёра Хәсәнова оештырды. Бу хакта «Баулы-информ» сайтында Ләйсән Сәетгәрәева хәбәр итә.
Шигырь бәйрәме якташыбыз Роберт Әхмәтҗановның «Тукай катламы» шигыре белән башланып китте. Аны бик матур һәм тәэсирле итеп 3нче мәктәп китапханәчесе Флёра Хәсәнова сөйләде. Аннары сүз мәктәп укучыларына бирелде. Сабина Нусратова, Самира Мөхәмәдиева, Ансель Хәбибуллин, Салих Мөгаллим Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләделәр. Тукайның шигырьләре төрле телләрдә яңгырады. Мәсәлән, Нәфисә Мөгаллим Тукайның «Театр» шигырен казах телендә сөйләде.
Шигырь сөйләү бүләкләүләр белән үрелеп барды. 3нче мәктәптә Флёра Хәсәнова җитәкчелегендә уңышлы гына эшләп килүче «Илһам» театры «Звёзды театра-2025» Бөтенроссия бәйгесендә 1нче урын алган, 2025 елда район күләмендә уздырылган театр фестивалендә, республика күләмендә үткәрелгән «Пушкин һәм Тукай йолдызлыгында» бәйгесендә, шулай ук «Тукай моңнары» Бөтенроссия бәйгесендә катнашкан. Театрның «Бәхет ачкычы» спектаклендә уйнаган укучыларга – Салих Мөгаллим, Руфина Артыкбаева, Гүзәл Мөгаллим, Нәфисә Мөгаллим, Гүзәл Шаракова, Аделя Якупова, Азалия Әхмәдиева һәм Аделя Газизовага – бүләкләр тапшырылды.
«Спектакльләр куярга, аларда уйнарга бик күп көч кирәк, шул ук вакытта ихтыяр көче дә», – дип билгеләп үтте «Илһам» театры җитәкчесе Флёра Хәсәнова.
Флёра Хәсәнова 3нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучыларына Нур Сибгатуллинның китабын бүләк итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз