news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы районында Фәнис Яруллинга багышланган төбәкара бәйге тәмамланды

Баулы районында Фәнис Яруллинга багышланган төбәкара бәйге тәмамланды
Фото: Бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлеге, Кызылъяр мәктәбе

Баулы районы Кызылъяр мәктәбендә «Бәрәкәт» төбәкара иҗат фестиваленең икенче, йомгаклау көне узды. Ул якташ язучы, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның 87 еллыгына оештырылды. Бу хакта «Баулы-информ» хәбәр итә.

Бәйгегә Баулы, Ютазы районнарыннан, Башкортстаннан, Казан шәһәреннән 150гә якын кеше килде. Татарстан Дәүләт Советы грантын откан «Бәрәкәт» проекты кысаларында оештырылган бәйге ике көн дәвам итте. Беренче көнне бәйгечеләр Фәнис Яруллинның шигырьләрен сөйләделәр, аның шигырьләренә язылган җырлар белән чыгыш ясадылар. Мәктәп кунаклары «Бәрәкәт» төбәкара талантлар фестиваленең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үттеләр.

Фестивальнең икенче көне дә мавыктыргыч булган – театр коллективлары Фәнис Яруллин әсәрләренә нигезләнгән сәхнә күренешләре белән чыгыш ясаганнар. Театраль номинациядә Кызылъяр мәктәбе, Баулы гимназиясе, Ютазы районы, Казан шәһәре укучылары катнашкан. Жюри берсеннән-берсе матур күренешләрне бәяләгән. Бу хакта «Баулы-информ» редакциясенә жюри әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессының Баулы районы бүлеге җитәкчесе Фәридә Зыярова хәбәр итте.

Җиңүчеләргә һәм призлы урын алучыларга бүләкләр һәм дипломнар тапшырылган.

Кызылъярда Фәнис Яруллин иҗатына багышланган төбәкара бәйгене алдагы елларда да үткәрергә ниятлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100