news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы районында ата-аналарга сабыйлары тууы турындагы таныклык тантаналы төстә тапшырылды

Баулы районында ата-аналарга сабыйлары тууы турындагы таныклык тантаналы төстә тапшырылды
Фото: http://bavly-tat.ru/

Россиядә Гаилә елы уңаеннан, Баулы районы ЗАГС бүлегендә исем кушу тантанасы булды. Бәйрәмгә күптән түгел генә балалары туган гаиләләр чакырылды. Аларга сабыйларның беренче документлары тапшырылды. Бу хакта «Баулы-информ» хәбәр итә.

Бәйрәмгә Кәримовлар, Давыдовлар, Мөхәммәдиевлар, Фәйзи, Мкртчян гаиләләре чакырылды. Алар яңа туган сабыйларына түбәндәге исемнәрне сайлаганнар: Амалия, Мәдинә, Динә, Фархан, Лариса. ЗАГС бүлеге башлыгы Сирена Мөрсәлимова ул исемнәрнең мәгънәләре турында сөйләде һәм аларның тууы турында дәүләт теркәвен үткәрде. Ата-аналар туу турында акт язмаларына имзаларын куйды.

Бәйрәм кунакларын Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина котлады һәм гаиләләргә балаларның беренче документларын – туу турында таныклыкларын, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.

Әминә һәм Раил Кәримовларның гаилә коруына быел 15 ел тулачак. Алар моңа кадәр ике кыз – Адэлина һәм Ралинаны үстергәннәр. Күптән түгел алар күп балалы гаилә статусына ия булган – өченче кызлары дөньяга килгән. Аңа Амалия исемен апалары Адэлина белән Ралина сайлаган.

«Өченче кызыбызның беренче документын ЗАГС бүлегендә зурлап тапшырулары – бик күңелле һәм сөенечле вакыйга. Бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт», – дип сөйләде Әминә Кәримова.

«Өченче бала тугач, җаваплылык артты, күбрәк эшләргә кирәк хәзер», – ди әти кеше Раил Кәримов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100