news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баулы районында агач утырту акциясенә кушылганнар

Баулы районы Кызылъяр авылының Сабан туе мәйданында ылыслы агачлар утырту эшләре төгәлләнгән. Бу хакта «Баулы-информ» сайтында Ләйсән Сәетгәрәева яза.

Барлыгы 110 ылыслы агач (80 чыршы һәм 30 нарат) утыртылган. Өмәдә мәдәният хезмәткәрләре, авыл язмышына битараф булмаган өлкәннәр, укытучылар һәм укучылар катнашкан.

Татар Томбарлысы авылында да агач утырту өмәсе узган. Авыл мәдәният йорты, китапханә, Томбарлы авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре авылга керү юлында 100 төп нарат үсентесе утыртканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot