news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы районы Татар Кандызы хуҗабикәләре хәрбиләргә токмач әзерләде

Баулы районы Татар Кандызы хуҗабикәләре хәрбиләргә токмач әзерләде
Фото: Татар Кандызы мәдәният йортыннан

Баулы районы Татар Кандызы авылында яшәүче хатын-кызлар мәдәният йорты хезмәткәрләре белән махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр өчен токмач әзерләде. Бүгенге көндә Татар Кандызы авылыннан ун кеше махсус хәрби операция зонасында катнаша. Бу турыда «Баулы-информ» сайтында Индира Сәйфуллина яза.

«Өйдә кулдан кискән токмачны бөтен кеше дә бик яратып ашый дип уйлыйм. Без илебезгә, җиргә тынычлык телибез. Шуңа күрә хәрбиләрне дә кайгыртабыз. Бүген без шушы ризыклар аша туган як һәм өй җылысын тоярга ярдәм итәбез. Аларны әниләре, тормыш иптәшләре һәм балалары көтә. Алар белән бергә аларның кайтуын авылыбызның барлык халкы да көтә. Без һәрдаим азык-төлек, кием-салым, медицина кирәк-яраклары җыябыз һәм җибәрәбез», – диде , – ди чараны оештыручы Луиза Шакирова.

Токмач кисүне оештыручылар сүзләренчә, алар 100дән артык йомыркага камыр басып токмач әзерләгән.

Күңел җылысы кушып әзерләнгән өй токмачы һәм башка продукция, кирәк-яраклар чираттагы гуманитар йөк белән алгы сызыкка озатылачак.

Фото: Татар Кандызы мәдәният йортыннан

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100