news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы районы Татар Кандызы авылында мөнәҗәтләр әйттеләр

Баулы районы Татар Кандызы авылында мөнәҗәтләр әйттеләр
Гөлнур Насыйбуллина

Баулы районы Татар Кандызы авыл китапханәсендә «Халкыбызның күңел бизәкләре» дип исемләнгән очрашу оештырылды. Чара милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында үтте. Анда өлкән яшьтәге ханымнар мөнәҗәтләр әйтте. Бу хакта «Баулы-информ» хәбәр итә.

«Мөнәҗәтләр һәм бәетләр безнең көннәргә килеп җиткәнче озын һәм катлаулы юл үткән. Халкыбыз үзенең мәдәни мирасының бер өлеше булган мөнәҗәтләрне безнең буынга да китереп җиткерә алган. Әмма аларны өйрәнү, эзләү, киләчәк буынга да өйрәтеп калдыру безнең бурыч булып тора. Бүгенге көнгә кадәр сәхнәләрдә яңгырамаган, телдән-телгә генә күчеп йөргән мөнәҗәтләрне дә кабаттан «җан өреп», сәхнәгә чыгару мөмкинлеге барлыкка килде», – дип сөйләде китапханә мөдире Гөлнур Насыйбуллина

Кичәдә төрле темаларга багышланган мөнәҗәтләр әйтелде. Мөнәҗәтчеләр арасында аеруча Римма Нәүрүзбаева әйткән «диде Муса», «Бу дөньяда иң хөрмәтле адәм дигән» мөнәҗәтләре кунаклар күңеленә хуш килде. Шулай ук Нәҗибә Гыйззәтуллинаның «Менә шундый заман җитәр» мөнәҗәте дә урынлы яңгырады.

Мөнәҗәтләрнең бик күбе балаларга багышланган. Алар аеруча моң һәм аһәң белән әйтелә. Балаларга багышланган мөнәҗәтләрне Әнвәрия Миннегалимова әйтте.

Очрашуга кунаклар һәрберсе татар халкының милли ризыкларын да алып килгән иде. Чара чәй табыны янында дәвам итте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100