news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы районы Ташлы авылында сугыш чоры балаларына бүләк тапшырдылар

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңыеннан Баулы районында гомер итүче сугыш чоры балаларына бәйрәм бүләкләре тапшыру чаралары дәвам итә. Ташлы авылында яшәүче 14 сугыш чоры баласына да бүләкләр тапшырылды. Бу хакта «Баулы-информ» сайтында Индира Сәйфуллина яза.

Александровка авыл җирлегенә керүче Ташлы авылының сугыш чоры балалары категориясенә караган апа-абыйларны өйләренә барып котлап, бүләкләр тапшырдылар. Александровка авыл җирлеге башлыгы Юрий Павлов, клуб мөдире һәм китапханәче Гөлнур Шәрифуллина, мәктәптә укучы яшь армиячеләр бергә җыелып ветераннарга бәйрәм кәефе бүләк иттеләр.

– Безне онытмаганнары өчен зур рәхмәт, – дип кунакларны каршы алды 1941 елда туган Гөлсинә Мәҗит кызы. Ул гомере буе туган колхозында сыер савучы булып эшләгән. – Җиңү бәйрәме – ул безнең өчен моңсу бәйрәм. Сугыш безнең гаиләләргә кайгы китерде, безнең балачакны урлады. Без кечкенә чактан ук өлкәннәр кебек эшкә җигелдек.

– Барлык ветераннарыбызны – сугыш чоры балаларын котларга өлгерергә тырышабыз, – ди Гөлнур Шәрифуллина. –Безне алар һәр йортта көтеп алалар, күз яшьләре белән үзләренең бала чакларын, эшләгән елларын сөйлиләр. Укучы балаларның да безнең белән булуы яхшы. Алар да өлкәннәрнең үткәнен белергә тиеш.

Ташлы авылының сугыш чоры балаларының барысын да өйләренә барып тәбрик итәргә өлгерделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100