Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Баулы районы Кызылъяр авылы мәчетендә укучы балаларның белемнәрен тикшерделәр
Баулы районы Кызылъяр авылы Җәмигъ мәчетендә укучы балаларның кышкы каникулларын йомгаклап дини белемнәренә нәтиҗә ясау буенча матур чара үтте. Анда балалар белән аларның ата-аналары, Баулы шәһәре мәчетләренә йөрүче абыстайлар да катнашты. Бу хакта «Баулы-информ» сайтында Индира Сәйфуллина яза.
Кызылъяр авылы мәчетенең дә ишекләре ябылып тормый. Чираттагы ачык дәрес, мәктәптә укучы балаларның дини белемнәренә йомгак буларак оештырылды.
«Уку елы башлану белән безнең мәчеттә дә укулар башланды. Һәр якшәмбе дәресләрне алып барырга, мәчеттә дини чараларны оештыруга Сания Рязапова, Сиринә Вәлиева, Илиза Вәлиәхмәтова ярдәм итеп тора. Бүгенге чарага 16 бала килде. Балаларның белемнәрен күрсәтү өчен аларның әти- әниләрен, әби-бабайларын да чакырдык. Дөресен генә әйткәндә, чакырырга кирәк. Чакырсак, киләләр. Бергәләп өйрәнәбез, өйрәтәбез», - дип сөйләде Кызылъяр авылы имамы Фәнис Хәлфетдинов.
Фәнис хәзрәт сүзләренчә, киләчәктә авыл мәчетләрендә тәҗрибә уртаклашу максатында уртак дини чаралар, ачык дәресләр үткәрү отышлы була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз