news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы районы Исергәп авылында Сабантуйга бүләк җыйдалар

Баулы районы Исергәп авылында Сабантуйга бүләк җыйдалар
"Баулы-информ"

Баулы районы Исергәп авылында Сабантуйга бүләк җыйдылар. Мәдәният йорты бинасы каршында кыңгыраулар таккан җигүле атны сөлгеләр һәм яулыклар белән бизәделәр. Бу хакта «Баулы-информ» хәбәр итә.

«Ел саен шулай күңелле итеп Сабан туен бәйрәм итәргә әзерләнәбез. Ат белән бүләк җыю – үзе бер бәйрәм. Халык безне бәйрәм алдыннан көтеп тора, чөнки ерактан ук гармун, җыр тавышлары ишетелеп тора», – дип атның дугасына һәм тәртә башларына бизәкле сөлгеләр һәм яулыклар бәйләп куйды ат хуҗасы Азамат Искәндәров

Атны бәйрәмчә бизәгән арада, милли киемнәрдән киенгән кызлар да килеп җитте. Аларга авылның баянчысы Илнур Талипов кушылды. Бәйрәмнең күңелле өлеше башланды.

Сабантуйга бүләк һәм яулык җыючыларны Тукай урамында яшәүче апа-абыйлар, бала-чага каршы алды.

«Без ел саен алдан хәбәр итеп куябыз, аннары Сабан туена бүләкләр җыярга чыгабыз. Борынгы йолаларыбыз онытылмасын дип тырышабыз. Бәйрәмнәргә бергәләп әзерлек күргәндә генә кызык та, күңелле дә була. Борынгыча итеп бизәлгән ат, сөлгеләр җыяр өчен озын колгалар, йомырка салыр өчен бизәлгән чиләкләр белән йөрибез», – дип сөйләде мәдәният йорты директоры Лилия Талипова.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100