Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Баулы районы имамнары мәчетләргә яшьләрне җәлеп итү турында сөйләште
Баулының «Өмет» мәчетендә район имамнарының күчмә утырышы булды. Аында районның имам мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов мәчетләрне авыллардагы балалар бакчалары, мәктәпләр белән тыгызрак элемтәдә эшләргә чакырды. Бу турыда «Баулы-информ» хәбәр итә.
«Быел Васькино –Туйралы авылында яңа мәчет ачуга ирештек, тик әле анда эшләнәсе эшләребез байтак. Мәчет әлегә утын белән җылытыла. Киләчәктә газ кертүне планлаштырабыз. Бүгенге көндә ярдәм итеп торган авылдашларга рәхмәт, утынны кисештеләр, ярыштылар», – диде Васькино-Туйралы авылының «Шәрип» мәчете имамы Рафаэль хәзрәт Хәсәншин.
Аның сүзләренчә, мәчет әле күптән түгел генә ачылуга карамастан, ике төркем хатын-кызлар, бер төркем ир-егетләр дини уку дәресләренә йөри башлаган. Җылылык белән дә эшләр хәл ителсә, балалар өчен дә төрле чаралар үткәрергә ниятлиләр.
Баулы районында иң беренче салынган мәчетләрнең берсе Татар Кандызы авылының «Шәйхулла» мәчете. Ул 25 ел элек файдалануга тапшырылган.
«Быел 27 ноябрьдә мәчетнең 25 еллык юбилее. Мәчеттә бер тапкыр да төзекләндерү булмаган. Шуңа күрә мәчетнең нигезен, эчке һәм тышкы ягын төзекләндерерүне алга бурыч итеп куябыз. Ярдәм итүчеләр булса, бик сөенер идек», – Инзил хәзрәт Имаметдинов.
Инзил хәзрәт Имаметдинов сөйләвенчә дә, Татар Кандызы мәчетендә җомга намазларына авыл халкы теләп килә. Бигрәк тә бәйрәм көннәрендә читтән кайткан авылдашлар, кунаклар күп була.
Утырыш барышында авыл мәчетләрендә барган көндәлек эшләр хакында да хисап тоттылар. Бигрәк тә яшьләр, балалар белән эшләүгә игътибарны арттыру зарур. Бу юнәлештә Исергәп һәм Кызылъяр авылы имамнарының эше үрнәк итеп күрсәтелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз