news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы районы башлыгы махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк илтте

Баулы районы башлыгы махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк илтте
Фото: Баулы район советы

Баулы муниципаль районы делегациясе Херсон һәм Луганск юнәлешләрендәге хәрбиләргә, шулай ук Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре халкына гуманитар йөк илтте. Район башлыгы Ильяс Гозәеров шулай ук якташ хәрбиләр белән аралашты.

Хәрбиләр үтенече белән пилотсыз очу аппаратлары, радиоэлектрон көрәш чаралары, төзелеш материаллары, азык-төлек, төрле көнкүреш әйберләре, исемле посылкалар тапшырдылар. Бу юлы махсус хәрби операция зонасына озатылган йөкнең гомуми авырлыгы 40 тонна тирәсе тәшкил итте. Масштаблы посылка шулай ук хәрбиләр өчен транспорт – УАЗ автомобилен дә үз эченә алды.

Ильяс Гозәеров билгеләп үткәнчә, егетләрнең нияте – алга бару, барысына да зур сәлам тапшыралар. Чиратта – гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясе. Ул шулай ук хәрбиләр үтенече белән формалаштырылачак.

Баулы районында гуманитар ярдәм җыюда предприятиеләр, оешмалар, иганәчеләр, авыл җирлекләре, волонтерлар һәм битараф булмаган гражданнар актив ярдәм күрсәтә.

2 сентябрьдә Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга якын акча бирелә. Бу республикада түләүләрне арттыру белән бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100